Уйланулар...Уйлар...
hаман уйланып гел,
Сөйләшмичә йөреп
Өйрәндем.
Гел эчемдә тотам
Йөрәк борчуларын.
Кемгә кирәк минем
Хисләрем?
Хисләремдә hаман
Чәчкә ату чоры -
Тәүге сөю чаклар,
Ялгышлар...
hәр кешедә шундый
Уйлар микән? Белмим.
Мин сагынам яшьлек
Вакытын...
"Иске алма кебек
Битең тырҗайганда,
Авыртканнан, йөрәк
Авырта.
Уткәннәрне уйлап
Көннәребез утә..."
Дия иде әби,
Электә.
Хәзер, бугай, миңа
Инде җитте чират
Моңсуланып, искә
Төшеру...
Картлык - байлык та ул
hәм бетмәс чир дә ул...
Шулай дип язылган
Көръәндә.
Картлыктан дәва юк!
Дәрман итеп, җанга
АЛЛАh биргән Көръән
Китабын!
Намазлыкка басу
Вакыт күптән җитте -
Җәннәт ачкычлары,
Җан дәвасы!
Ходай күреп тора,
Хакыйкатьтә, бөтен
Тормыш мизгелләрен!
Сиңа УЛ
Көн саен сәламнәр,
Фәрештәләр аша,
Ризык вә бәрәкәт
Җибәрә!
hәм бер кеше өчен
Бик күп фәрештәләр
ХАК ТӘГАЛӘ әмрен
Үтиләр!
hәр мизгелне язып,
Өскэ тапшыралар...
Канатларын жәеп
Кешегә...
Көннәр, төннәр буе
Ярдәм кулын сузып
Ап-ак фәрештәләр
Изге нурдан.
Күктән җиргә төшеп,
Безгә сәлам биреп,
РАББЫМ кушканнарын
Өйрәтә...
(29 апрель 2011 ел).